Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Уфада яшәүче хатын-кыз мошенникларга 1 миллион сумнан артык акча күчергән
Уфаның Калинин районында яшәүче пенсионер хатын-кыз мошенниклар корбаны булган – аларга 1 045 000 сум акча күчергән. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматларыннан күренгәнчә, хатын-кызга үзен Федераль иминлек хезмәте вәкиле дип таныштырган билгесез кеше шалтыраткан. Ул аның картасыннан акча урлаулары, һәм аларның «юристы» урланган акчаны кире кайтарырга ярдәм итәчәге турында хәбәр иткән. Билгесез ир-ат хатын-кызга бу сөйләшү турында беркемгә дә әйтмәскә кушкан.
Инструкцияләрне үтәп, хатын-кыз банкомат һәм мобиль кушымта аша бөтен сумманы төрле счетларга күчергән. Мошенниклар барлык процедуралар тәмамланганнан соң акчаны кире кайтарырга вәгъдә иткән. Хатын-кыз үзен алдаганнарын берничә сәгатьтән соң гына аңлаган.
Полиция әлеге факт буенча җинаять эше кузгаткан.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз