news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Удмуртиядә давыл вакытында хатын-кыз һәлак булган

Удмуртиядә давыл вакытында хатын-кыз һәлак булган

Удмуртиядә көчле давыл вакытында хатын-кыз һәлак булган, дип хәбәр итте төбәк Хөкүмәте рәисе Роман Ефимов.

Аның мәгълүматлары буенча, хатын-кыз давылдан үз участогындагы теплицада яшеренгән.

Давылдан барыннан да бигрәк Балезино районы зыян күргән, дип сөйләде Ефимов. Анда көчле 80 - шәхси, 40 күп фатирлы йортның һәм ике кибетнең түбәләрен каерып аткан. 60тан артык агач һәм берничә багана юлга ауган. Ут бетү сәбәпле Балезино бистәсендә, шулай ук Такапи, Кожило һәм Кестым авылларында су юк.

Моннан тыш, районның өч мәктәбендә һәм ике балалар бакчасында түбәләр, коймалар зыян күргән, пыяла ватылган. Район хастаханәсендә көчле җил азык-төлек блогының түбәсенә зыян китергән, дип өстәде Ефимов.

news_right_1
news_right_2
news_bot