news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мисырда инсульт кичергән хатын-кызга Татарстанга кайтырга ярдәм иттеләр

Мисырда инсульт кичергән хатын-кызга Татарстанга кайтырга ярдәм иттеләр
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Россия Федерациясендә кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Яна Лантратова Татарстанда туган хатын-кызга өенә кайтырга ярдәм итте.

«Миңа Мисырда ял иткән вакытта авыр хәлдә хастаханәгә эләккән хатын-кыз мөрәҗәгать итте. Инсульт һәм операция кичергәннән соң ул мөстәкыйль рәвештә өенә кайта алмаган, ә дәвалану чыгымнары гаилә күтәрә алмаслык дәрәҗәдә зур булып чыккан», – дип хәбәр итте Лантратова үзенең каналында.

Мөрәҗәгатьне алгач, федераль омбудсмен Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская белән берлектә Россия Тышкы эшләр министрлыгына мөрәҗәгать иткән.

«Россиянең Мисырдагы илчелеге ярдәме белән медицина хезмәтләре өчен счетны киметергә һәм табиблар рөхсәт биргәннән соң хатын-кызны өенә кайтаруны оештыру мөмкинлеге туды», – дип аңлатты ул. Лантратова сүзләренчә, хатын-кыз Россиягә исән-имин кайтып җиткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot