Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда яшәүче хатын-кыз мошенникларга 6 миллион сум акча биргән
Татарстанның Түбән Кама районында яшәүче хатын-кыз мошенниклар корбаны булган – ул аларга 6 миллион сум акча биргән. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә.
Аферистлар Кама Аланында яшәүче 65 яшьлек хатын-кызга шалтыраткан, үзләрен идарәче компания хезмәткәрләре дип таныштырганнар, шуннан соң аңа, имештер, Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтеннән (Роскомнадзор) хәбәр килгән. Аннары пенсионер белән Федераль иминлек хезмәте һәм Үзәк Банкның ялган хезмәткәрләре элемтәгә кергән.
Мошенниклар хатын-кызны кемдер аның акчаларын Украинадагы счетларга күчерергә тырыша дип ышандырган. Аферистларның күрсәтмәсе буенча пенсионер, счетыннан 5 миллион сум акча алып, курьерга тапшырган. Икенче көнне мошенниклар аның исеменә кредит рәсмиләштерелгән, дип белдергән һәм тагын 1 миллион сум акчасын алган.
Әлеге факт буенча аеруча зур күләмдә мошенниклык турында җинаять эше кузгатылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз