Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Минзәләдә яшәүче хатын-кыз аферистларга 700 мең сум акча биргән
Минзәләдә яшәүче хатын-кыз аны Украина Кораллы көчләре ихтыяҗларына акча күчерәбез дип куркыткан мошенникларга 700 мең сум акча биргән.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, аферистлар 39 яшьлек хатын-кызга 27 марттан 4 апрельгә кадәр шалтыраткан. Аның Дәүләт хезмәтләрендәге шәхси кабинетын ватарга, ә саклык акчаларын Украина Кораллы көчләре ихтыяҗларына күчерергә мөмкиннәр, дип әйткәннәр. Моны булдырмас өчен аңа, янәсе, «хакерларны тоткарлауда ярдәм итәргә» – 700 мең сумлык кредит рәсмиләштерергә һәм аны тәкъдим ителгән счетларга күчерергә кирәк икән. Хатын-кыз мошенникларның барлык инструкцияләрен үтәгән һәм аларга акча биргән. Ул полициягә ике көннән соң гына мөрәҗәгать иткән.
Әлеге уңайдан җинаять эше кузгатылды. Җинаятьчеләрнең номеры Саратов өлкәсендә теркәлүе ачыкланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз