Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мошенниклар Түбән Камада яшәүче кызның ярты миллион сум акчасын урлаган
Мошенниклар Түбән Камада яшәүче 22 яшьлек кызның ярты миллион сум акчасын урлаган.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, 22 яшьлек кызга кәрәзле компаниянең ялган хезмәткәре шалтыраткан һәм аңа СМС-хәбәрләрдәге кодны әйтергә кушкан. Шуннан соң үзләрен Дәүләт хезмәтләре һәм Үзәк банк вәкилләре дип таныштырган мошенниклар элемтәгә чыккан. Алар акчаларның сакланышын тикшерергә кушкан, моның өчен кызның банкта саклана торган 498 мең сум акчасын алар тәкъдим иткән счетка күчерергә кирәк булган. Акчаны алгач, аферистлар элемтәгә чыгудан туктаган.
Аеруча зур күләмдәге мошенниклык турында җинаять эше кузгатылган. Полициядә искәртүләренчә, бер генә рәсми оешма да СМСтан кодлар сорамый һәм акчаны тикшерергә тәкъдим итми.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз