news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә яшәүче хатын-кыз, ялган кураторга ышанып, 450 миллион сум акчасын югалткан

Мәскәүдә яшәүче хатын-кыз, үзен Федераль иминлек хезмәте кураторы дип таныштырган аферист белән элемтәгә кергәннән соң, 450 миллион сум акчасын югалткан. Бу хакта ТАСС агентлыгы Россия Эчке эшләр министрлыгының Мәскәү шәһәре буенча Баш идарәсенә сылтама белән хәбәр итә.

Хатын-кызга Telegram мессенджерында коллегасы исеменнән билгесез кеше язган. Ул аннан Федераль иминлек хезмәте кураторының элемтәгә чыгу-чыкмавы белән кызыксынган һәм тиздән аның белән элемтәгә керәчәкләре турында кисәткән. Шуннан соң хатын-кызга, имештер, Федераль иминлек хезмәте һәм Россия Банкы вәкилләре шылтыраткан. Алар хатын-кызны үзе эшләгән фирмада шәхси мәгълүматларның фаш ителүенә һәм аның счетларында сакланучы акчаларны яңадан чыгарырга кирәклегенә ышандырган.

Аларга ышанып, хатын-кыз курьерга 450 миллион сум акча биргән, соңыннан ул акчаны аңа беркем дә кире кайтармаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot