news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Ибраһимов урамындагы бер фатирда яшәүче хатын-кыз йортны шартлату белән янаган

Татарстанда соңгы көннәрдә көнкүреш газын куллану белән бәйле берничә гадәттән тыш хәл булды, дип хәбәр итә ТР Торак инспекциясе.

Казанның Ибраһимов урамындагы 9нчы йортта хатын-кыз йортны шартлату белән янаган. Фаҗигане булдырмас өчен, белгечләр гомуми газ стоякларын сүндергән. Биш фатир вакытлыча газсыз калган. Барлык фатирларны тикшергәннән соң газны яңадан бирә башлаячаклар.

Моннан тыш, Әлмәттә 34 яшьлек ир-атны хастаханәгә салганнар – ул фатирда ис газы белән агуланган. Сәбәбе -төтен юлының тиешенчә эшләмәве.

Түбән Каманың Тукай урамындагы 19нчы йортта йортта яшәүчеләрнең берсе газ плитәсе конфоркаларын кабызган, шул сәбәпле бүлмәгә газ тарала башлаган. «Түбән Кама газ» эксплуатация-җитештерү идарәсе белгечләренең оператив эш итүе нәтиҗәсендә фаҗига булмый калган.

news_right_1
news_right_2
news_bot