Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөгелмәдә яшәүче хатын-кыз, бизәнү әйберләре белән мактанып, 200 мең сум акчасын югалткан
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, хатын-кыз өенә танышларын чакырган һәм кәеф-сафа корып утырганда кунакларга бизәнү әйберләре тутырылган тартмачык күрсәткән. Берничә көннән соң аның өенә тагын танышы килгән. Хуҗабикәнең йокыга талганын көтеп, 30 яшьлек ир-ат тартмачыктагы гомуми бәясе 200 мең сум торган бизәнү әйберләрен урлаган һәм аларны ломбардка тапшырган, һәм шуның өчен 120 мең сум тирәсе акча алган. Шул ук вакытта, бизәнү әйберләренең бер өлешен югалткан.
Бөгелмә районының Подгорный бистәсендә дә шундый ук хәл булган. Февраль ахырында 41 яшьлек ир-ат танышлары белән спиртлы эчемлекләр эчеп утырган. Иртән уянып киткәч, ул 30 мең сумлык никах балдагының юкка чыгуын күреп алган. Бизәнү әйберен элегрәк хөкем ителгән 40 яшьлек хатын-кыз урлаганлыгы ачыкланган. Шуннан соң ул Бөгелмәгә барып, балдакны ломбардка тапшырган, ә акчаны үз ихтыяҗларына сарыф иткән.
Ике очракта да гаепләнүчеләр кырын эшләрен таныды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз