Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан халкы сайлау участокларында гриппка каршы прививка ясата алачак
Татарстанда Россия Дәүләт Думасы депутатларын сайлау вакытында гриппка каршы прививка ясатырга мөмкин булачак. ТР сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев «Сайлау ноктасы» мәгълүмати үзәгендә узган брифингта шул хакта хәбәр итте.
«Без кешеләргә гриппка каршы вакцинация узарга тәкъдим итәчәкбез. Бүген әле грипп очраклары сирәк ачыклана, шуңа күрә аңа каршы иммунитет булдырырга тиешбез. Шуны да әйтергә кирәк, быел безнең галимнәр өч валентлы вакцинаның составын тулысынча диярлек үзгәртте, һәм бүген бездә грипп эпидемиясен кисәтү өчен барлык чаралар да бар», – диде ул.
Республиканың ким дигәндә 138 сайлау участогында прививка ясатып булачак һәм бу сан тагын да артачак, дип өстәде Абашев.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз