Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан халкы алдагы төндә ике метеор агымын күзәтә алачак
Җомгага каршы төндә, 31 июльдә, Татарстан халкы бер үк вакытта ике метеор агымының (Көньяк Дельталар-Акваридалар һәм Альфа-Каприкорнидлар) көчәйгән вакытын күзәтә алачак. Казан федераль университетының В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе фәнни җитәкчесе Юрий Нефедьев шулай дип белдерде. Бу хакта югары уку йортының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Көньяк Дельталар-Акваридалар метеор агымы 12 июльдә башланган һәм 23 августка кадәр дәвам итәчәк, әмма аның максимумы нәкъ менә 31 июльгә каршы төнгә туры килә. Сәгатенә 25 метеор көтелә.
Альфа-Каприкорнидлар - тагын да озаграк дәвам итә торган метеор агымы: ул 3 июльдә башлана һәм 11 сентябрьдә тәмамлана. Ләкин аның интенсивлыгы азрак: гадәттә, 30 июль белән 2 август арасына туры килә торган максимум вакытында сәгатенә дүрт-биш метеор күзәтергә мөмкин.
Юрий Нефедьев сүзләренчә, ике метеор агымын да 30 июльдә 23 сәгатьтән 31 июльдә төнге 3 сәгатькә кадәр үз күзләрең белән күзәтү яхшырак.
Галим ике агымның кушылуы аркасында шактый интенсив йолдызлар яңгыры көтелә, дип өстәде. Шул ук вакытта, ул күк күренешен яхшырак күзәтү өчен шәһәр читенә чыгарга киңәш итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз