news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Идел буе районының бер өлешендә яшәүчеләр бер тәүлеккә сусыз кала

Казанның Идел буе районының бер өлешендә яшәүчеләр бер тәүлеккә сусыз кала
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Казанның Идел буе районындагы кайбер бистәләрдә һәм микрорайоннарда бер тәүлеккә су белән тәэмин итү туктатылачак. Чикләүләр «Мирный» су алу җайланмасында коллекторны һәм арматураны алыштыру белән бәйле. Бу хакта «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе хәбәр итә.

Су бирү 9 июльдә 09:00 сәгатьтән 10 июльдә 09:00 сәгатькә кадәр туктатылачак.

Тынычлык, Дәүләки, Отар, Петровский, Иске Победилово, Кояшлы бистәләрендә һәм Идел буе районының кайбер урамнарындагы йортларда яшәүчеләр сусыз калачак. Адресларның тулы исемлеге Водоканалның MAКСтагы каналында урнаштырылган.

Автоцистерналарга заявкалар авария-диспетчерлык хезмәтенең 231-62-60 телефоны буенча кабул ителә.

Предприятиедә халыкка алдан ук су җыеп куярга киңәш иттеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot