news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан халкын 23 февральдә көчле җил көтелүе турында кисәттеләр

Татарстан халкын 23 февральдә көчле җил көтелүе турында кисәттеләр
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Татарстан халкын 23 февральдә төнлә һәм көндез төбәктә көчле җил көтелүе турында кисәтәләр. Җилнең тизлеге урыны белән секундына 20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Шуңа бәйле рәвештә, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе халыкны иминлек чараларын үтәргә чакыра.

Җәяүлеләргә тиешле урында гына юл аша чыгарга, урамада аеруча игътибарлы һәм сак булырга киңәш ителә. Шулай ук автомобильләрне агачлар һәм начар беркетелгән конструкцияләр астында калдырырга ярамый.

news_right_1
news_right_2
news_bot