Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан халкын халык дружинасына керергә чакырдылар
Татарстан халкын халык дружиналарына керергә чакырдылар. Дружиначылар полициягә һәм башка хокук саклау органнарына җәмәгать тәртибен сакларга ярдәм итәчәк.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында белдерүләренчә, халык дружиналарының бурычлары – хокук бозулар турында полициягә хәбәр итү, хокукый белемнәрне тарату, иҗтимагый чараларда тәртип саклауда ярдәм итү, хәбәрсез югалганнарны эзләү, координацион һәм киңәшмә органнарында эшләү.
«Халык дружинасына Россиянең 18 яшькә җиткән теләсә кайсы гражданы керә ала. Иң мөһиме – ярдәм итү теләге. Казанда гына да гомуми саны 736 кеше тәшкил иткән 70 халык берләшмәсе эшли», – дип билгеләп үтте ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының мәгълүмат һәм җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге башлыгы урынбасары Рафаэль Сәгъдиев.
Гаризаны җирле полиция бүлегендә яки район хакимиятенә тапшырырга мөмкин.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз