Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда газ хезмәткәрләрен фатирга кертмәгән кешеләргә 1,1 миллион сум штраф салынган
Татарстанда газ хезмәткәрләрен фатирга кертмәгән кешеләргә 1,1 миллион сум күләмендә штрафка тартканнар.
ТР Дәүләт торак инспекциясе хәбәр иткәнчә, газ хезмәткәрләрен фатирга кертмәү турында барлыгы 647 эш каралган. Шулардан 185 очракта гына штраф салынган. Тагын 102 материал тикшерелә.
Моннан тыш, Татарстан халкына газ җиһазларына хезмәт күрсәтү буенча килешү төзүдән баш тарткан, шулай ук бүлмәне үз белдеге белән үзгәрткән һәм җиһазларны алмаштырган өчен 425 мең сум штраф салынган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз