news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан халкын 11 июльдә троллейбуслар эшендәге үзгәрешләр турында кисәттеләр

11 июльдә 17:00 сәгатьтән 12 июльдә 0:00 сәгатькә кадәр ТР башкаласында берничә маршрут троллейбусының хәрәкәт схемасы үзгәрәчәк. Метроэлектротрансның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, үзгәрешләр «Төнге Казан» велофестивален уздыру белән бәйле.

2нче троллейбус 17:00 сәгатькә кадәр эшләячәк. 17:00 сәгатьтән соң 3, 5 һәм 7нче троллейбуслар - Ирек мәйданына, ә 6, 8 һәм 12нче троллейбуслар Танк боҗрасына кадәр хәрәкәт итәчәк.

Шәһәр халкын үз маршрутларын алдан ук планлаштырырга кушалар.

news_right_1
news_right_2
news_bot