Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәйдә 16 яшьлек улын үтерергә теләгән ир-атны хөкем иттеләр
Зәйдә улын үтерергә теләгән ир-атка карата хөкем карары чыгарылды. Бу хакта шәһәр судының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Җинаять эше материалларыннан күренгәнчә, җинаять 2026 елның 25 июнендә булган. Исерек хәлдәге ир-ат 16 яшьлек улы янына йокы бүлмәсенә кергән һәм аңа ике пычак белән һөҗүм иткән – башына, җилкәсенә һәм ботына кадаган. Канга баткан үсмер әтисен этеп җибәргән һәм урамга йөгереп чыккан. Әтисе аның артыннан ташланган, ләкин куып җитә алмаган.
Шул тирәдән узып баручы машина йөртүче үсмерне күреп туктаган һәм ашыгыч ярдәм чакырткан. Соңрак судмедэкспертлар әгәр үсмергә ярдәм күрсәтелмәсә, ул кан югалтудан үлгән булыр иде, дигән нәтиҗәгә килгән.
Судта үсмернең әтисе улын үтерергә түгел, бары тик аңа җәза бирергә генә теләвен әйткән. Суд әлеге дәлилләрне кире каккан. Моннан тыш, ир-атның башка балалары булуга да карамастан, судья аны җәмгыятьтән изоляцияләү шартларында гына төзәтергә мөмкин дигән карарга килгән. Ир-ат 7 елга кырыс режимлы колониягә хөкем ителгән.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз