Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда яшәүче ир-атның, гаражда чыккан янгынны сүндергәндә, аягы пешкән
Татарстанда яшәүче ир-атның, гаражда чыккан янгынны сүндерергә тырышканда, аягы пешкән.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, Балтач районының Арбор авылында тактадан ясалган гаражга ут капкан, аның эчендә ГАЗ-53 автомобиле дә булган. Урынга килгән янгын сүндерүчеләр утның 80 квадрат метр мәйданга таралуын ачыклаган.
Янгынны сүндергәннәр, әмма аны сүндерергә тырышканда гараж хуҗасының аягы пешкән. Ир-ат хастаханәгә барудан баш тарткан.
Янгын электр җиһазын куллану кагыйдәләрен бозу сәбәпле чыккан дип фаразлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз