news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яшәүче ир-атны полицейскийга ришвәт биргән өчен 3 елга колониягә озаттылар

Татарстанда яшәүче ир-атны полиция хезмәткәренә зур күләмдә ришвәт бирүдә гаепле дип таптылар. Зәй шәһәре суды ир-атка карата хөкем карары чыгарды.

Ачыкланганча, ир-ат исерек килеш рульгә утырган өчен машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән булган. 2024 ел ахырында ул, Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең Әлмәт районы бүлегендә теоретик имтихан тапшырып, машина йөртү таныклыгын законлы рәвештә кире кайтарырга теләгән. Әмма тестны тапшыра алмаган, шуннан соң мәсьәләне законсыз юл белән хәл итәргә булган.

Әнисенең 175 мең сум акчасын алып, ир-ат аны танышына -арадашчы сыйфатында җәлеп иткән участковыйга тапшырган. Бер атнадан соң участковый ир-атка «тапшырды» дигән тамга куелган ялган имтихан кәгазен кайтарган. Әлеге документ нигезендә ришвәт бирүче машина йөртү таныклыгы алган.

Участковый дөресен язып биргәннән соң, ялган ачылган. Шуннан соң ришвәт бирүче гаебен таныган, аның адвокаты гаепләнүченең кылган гамәленә үкенүен һәм хәйриячелек белән шөгыльләнүен искәртеп, җинаять эшен туктатуны сораган. Әмма суд ир-атны гаепле дип тапкан.

Нәтиҗәдә, гаепләнүчегә өч ел катгый режимлы колония һәм 350 мең сум күләмендә штраф билгеләнгән. Аны суд залында ук сак астына алганнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot