news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Новороссийскида, пилотсыз очкыч ватыклары төшеп, бер кеше зыян күргән

Новороссийск шәһәрендә, пилотсыз очкыч ватыклары төшеп, бер кеше зыян күргән, дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгы Краснодар крае оператив штабына сылтама белән.

«Аңа хастаханәгә салмыйча гына кирәкле медицина ярдәме күрсәттеләр», – дип өстәделәр оператив штабта.

Шулай ук, пилотсыз очкыч ватыклары төшеп, ике шәхси йортның пыялалары зыян күргән, бер күп фатирлы йортның подъездында тәрәзә ватылган. Урыннарда махсус хезмәтләр һөҗүмнең нәтиҗәләрен бетерә.

news_right_1
news_right_2
news_bot