Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда яшәүче ир-ат интернет-салон аша машина сатып алганда 1,8 млн сум акчасын югалткан
Чаллыда яшәүче ир-ат интернет-салон аша җиңел автомобиль сатып алганда 1,8 миллион сум акчасын югалткан.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, 54 яшьлек ир-ат сатучылар белән мессенджер аша язышкан һәм ике атна дәвамында алар белән сатып алудагы нечкәлекләр турында фикер алышкан. Аларның таләбе белән ул автомобиль өчен алдан түләп кую сыйфатында өч тапкыр акча күчергән, барлыгы 1 850 000 сум акча биргән. Автомобильне сатып алучыга тапшырырга тиешле көнне автосалон хезмәткәрләре элемтәгә чыгудан туктаган һәм ир-ат акчасын да югалткан, машинадан да колак каккан.
Мошенниклар корбаны булуын аңлагач, ир-ат полициягә мөрәҗәгать иткән. Җинаять эше кузгатылды. Мошенникларны эзлиләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз