news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хәрби объектта теракт әзерләгән өчен, Адыгеядә яшәүче ир-ат тоткарланган

Федераль иминлек хезмәте тарафыннан Адыгеядә яшәүче ир-ат тоткарланган. Ул Россия Саклану министрлыгы объектында теракт әзерләүдә шикләнелә. Бу хакта ТАСС агентлыгы Россия Федераль иминлек хезмәтенең Җәмәгатьчелек белән элемтә үзәгенә сылтама белән хәбәр итә.

«Тоткарланган ир-аттан өй шартларында ясалган яндыргыч җайланмалар һәм элемтә чаралары алынган. Әлеге элемтә чаралары ярдәмендә ир-ат Украина террорчылык оешмасы вәкиле белән язышкан. Ул тоткарланучының эшчәнлеген координацияләгән», – дип хәбәр иттеләр Федераль иминлек хезмәтендә.

Теракт әзерләү факты буенча җинаять эше кузгатылган. Ир-ат сак астына алынган.

news_right_1
news_right_2
news_bot