Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зираттагы кабер ташларын җимерүчеләр турындагы мәгълүмат өчен 5 млн сум вәгъдә ителә
Кичә Рөстәм Миңнеханов вандаллык актын тикшерүне үз контроленә алды.
(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Яңа Татар бистәсе зиратындагы кабер ташларын җимерүче вандаллар турындагы мәгълүмат өчен 5 млн сум вәгъдә итә. Кичә ул вәхшилек актын тикшерүне үз контроленә алды дип хәбәр итә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы.
Искәртеп үтик: 8 сентябрьдә Яңа Татар бистәсе зираты администрациясе 100ләп кабер ташын җимерү турында полициягә хәбәр итте. РФ ҖК 244 маддәсе 2 бүлеге ("Мәрхүмнәрне һәм алар җирләнгән урынны мыскыллау") билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган.
Татарстан Эчке эшләр министрлыгы бу хакта ниндидер мәгълүматка ия булуччыларны 291-21-20, 291-20-02 («ышаныч телефоны») яки 02 телефоннары буенча хәбәр итүләрен сорый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз