news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зиратта кабер ташларын җимерүчеләрнең тәүбә итүләрен сорыйм - Камил Сәмигуллин

Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанда Яңа Татар бистәсе зиратында вандалларның уннарча кабер ташларын мәсхәрәләүләрен ишетеп, борчылуын җиткерде.

(Казан, 9 сентябр, «Татар-информ»). Татарстан мөфтие: " Мин Аллаһы Тәгаләдән явызлык кылган бәндәләрнен тәүбә итүләрен һәм дөрес юлга басуларын сорыйм”.

Бу көннәрдә Хаҗда булган Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанда Яңа Татар бистәсе зиратында вандалларның уннарча кабер ташларын мәсхәрәләүләрен ишетеп, үзенең бу хәлгә бик нык борчылуын җиткергән.

“Изге җирләрдә йөргәндә кичә Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында вандалларның уннарча кабер ташларын мәсхәрәләүләрен белеп, йөрәгем әрнеде. Бу эшне бары тик ни иманы, ни җаны, ни гап-гади әхлак сыйфатлары булмаган кешеләр генә эшли ала.

Шушындый кешеләрнең безнең арада яшәүләренә, безнең җәмгыятьнең бер кисәге булуларына ышануы да кыен. Шулай булуга карамастан, каберлектә нинди тупас, ямьсез эш башкарылган. Мондый хәл булган икән, бу безнең өчен борчулы сигнал. Ата-бабаларыбызның гомерлек гореф-гадәтләре сакланып килгән җәмгыятьтә бу эш, гомумән, булырга тиеш түгел. Биредә безгә уйланырлык урын бар.

Мин Аллаһы Тәгаләдән явызлык кылган бәндәләрнен тәүбә итүләрен һәм дөрес юлга басуларын сорыйм. Хокук саклау органнарының әлеге җинаятьчеләрне тиз арада табуларына ышанам һәм алар үз җәзаларын алмый калмаслар.”

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.”
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100