news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зиратлардагы вандаллык кабер ташларына фото кую белән бәйле булырга мөмкин - Баш казый

Зираттагы фотолы кабер ташларын алыштырсыннар иде, ди Җәлил Фазлыев.

Зиратлардагы вандаллык кабер ташларына фото кую белән бәйле булырга мөмкин - Баш казый
Салават Камалетдинов

(Казан, 2 май, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Каберләрне мәсхәрәләү ташларга фото кую белән бәйле булырга мөмкин. Татарстанның Баш казые “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына шул хакта белдерде. 

Искәртеп үтик, Яшел Үзән районы Бәчек авылы зиратында билгесез кешеләр 90нан артык кабер ташын аударган. Аңа кадәр Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында да вандаллык акты булган иде.

“Зиратларда кабер ташын аудару - белемсезлек, наданлык эше. Бу эшне яшьләр дә эшләргә мөмкин. Каберләрне барлап, дога кылып торырга кирәк, ә аударырга түгел", - диде баш казый. 

"Зур галимебез Шиһабетдин Мәрҗани ике кеше күтәрә алмаслык таш куегыз, дигән. Таш турында да төрле фикер булырга мөмкин. Кабер ташларына сурәтләр куярга рөхсәт ителми, бу - матур күренеш түгел. Зираттагы фотолы кабер ташларын алыштырсыннар иде. Ташка фото куярга ярамаганлыкны халыкка аңлатырга кирәк. Без, берәр начар гамәл кылынса, вандаллар, террористлар эше, дип, динебезне тискәре яктан күрсәтәбез. Исәннәргә аңлатырга кирәк - кемдер килеп, фотосын, ташын алып куя. Ул динсез икән, динсез инде, нишләтәсең аны”, – диде Татарстанның баш казые.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100