news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зирәк Йосыпов "Казан сөлгесе" халыкара фестиваленең жюри әгъзаларын әйтте

28-30 август көннәрендә "Казан сөлгесе" III халыкара халык җыр-бию сәнгате конкурс-фестивале узачак.

Зирәк Йосыпов "Казан сөлгесе" халыкара фестиваленең жюри әгъзаларын әйтте
Солтан Исхаков

(Казан, 20 август, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Казанның Халыклар дуслыгы йортында 28-30 август көннәрендә “Казан сөлгесе”дип исемләнгән III халыкара халык җыр-бию сәнгате фестиваль-конкурсы узачак. Фестивальнең жюри әгъзалары турында "Казан сөлгесе" фестиваленең продюсеры һәм жюри әгъзасы Зирәк Йосыпов сөйләде. Бу хакта ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә әйтте.

"Казан сөлгесе" фестиваленең продюсеры һәм жюри әгъзасы Зирәк Йосыпов фестиваль-конкурсның жюри әгъзалары турында әйтте: “Казан сөлгесе” фестиваленең президенты һәм идея авторы – Лима Кустабаева, оештыру комитетының рәисе – Казан шәһәренең мәдәни идарәсе башлыгы Азат Авзалов, жюриның ярдәмчесе – Краснодар дәүләт мәдәният институтының профессоры Нина Мякишева, Татарстанның халык артистлары Рәсим Ильясов, Люция Исмәгыйлева, "Сәйдәш" бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Таһир Латыйфуллин, музыкант һәм композитор Муса Маликов, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Тимур Йосыпов. Фестиваль-конкурсның директоры – Татарстанның атказанган артисты Артур Минһаҗев”, - диде ул.

“Җиңүчеләрне 30 августта республика көнендә күреп булачак. Алар Каюм Насыйри урамында урнаштырылачак зур сәхнәдә чыгыш ясаячак. Алдагы ике елда да алар халыкка үзләренең осталыкларын күрсәтте”, - диде Зирәк Йосыпов.

Зирәк Йосыпов фестивальнең географиясенә дә тукталып үтте. “Фестивальнең беренче елында Әрмәнстаннан, Азәрбайҗаннан килүчеләр булды. Алар үз телләрендә җырларын башкарып, гран-прига лаек булдылар. Моннан тыш, Камчаткадан алып Калининградка кадәр аралыкта торган татарлар да катнашты. Хәтта Белорусия һәм Украина, Балтыйк буе республикаларыннан да килүчеләр бар иде. Узган елгы җиңүчеләр Урал якларыннан Красноуфимск шәһәре кешеләре булды. Ике коллектив та җиңү яулады. Берсе – җыр һәм бию ансамбле, икенчесе – бию ансамбле. Алар төрле халкыларның биюләрен һәм җырларын зур осталык белән башкара алды”, - диде ул.

  • Конкурсның гамәлгә куючылары һәм оештыручылары: Татарстан Мәдәният министрлыгы, Казан шәһәре мәдәният идарәсе, «Сәйдәш» мәдәни үзәге.
  • Бәйгедә 7 яшьтән алып балалар һәм олылар катнаша ала. Фестиваль-конкурс программасы сайлап алу һәм лауреатларны, дипломантларны билгеләү турларыннан тора. Берничә яшь категорияләргә бүлеп сайлау каралган: 7-10 яшь (балалар), 11-14 яшь (яшүсмерләр), 15-22 яшь (яшьләр), 23 яшь һәм өлкәнрәк (зурлар).
  • Фетиваль-конкурсның номинацияләре: халыкчан җырлау (соло), халыкчан җырлау (ансамбль), халык инструменталь музыкасы (соло, ансамбль), җыр һәм бию ансамбльләре. Һәр номинациянең катнашучылары ике төрле әсәр башкарачак. Һәр номерның озынлыгы дүрт минуттан да артмаска тиеш. Катнашучыларның тәртибен жюри билгеләячәк.
  • Шулай ук фестиваль кысаларында мастер-класслар һәм түгәрәк өстәлләр үткәрү каралган. Педагогларга һәм коллектив җитәкчеләренә сертификатлар тапшырылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100