news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зиннур Хөсниярның Суслонгер турында китабын тәкъдим итүгә Хәния Фәрхи ире Габделхәй килә

Зиннур Хөсниярның Суслонгер турында китабын тәкъдим итүгә Хәния Фәрхи ире Габделхәй килә

24 май көнне 11.00 сәгатьтә Татарстан китап нәшриятының Әдәби кафесында Зиннур Хөсниярның «Әтием кайда, Суслонгер?!» дигән китабын тәкъдим итү чарасы узачак. Чарага Хәния Фәрхинең ире Габделхәй киләчәк, дип көтелә. Бу турыда «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте хәбәр итә.

Программада авторның үзе белән аралашу, автограф-сессия һәм мәртәбәле кунаклар чыгышы каралган.

«Төп герой Мәдинә образының прототибы – авторның әнисе һәм лапас башында чит ил радиолары тыңлап яткан күрше малае –  җырчы Хәния Фәрхинең ире буларак таныш Габделхәй катнашачак дип көтелә», – ди оештыручылар.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot