news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зиннур Хөсниярның «Әтием кайда, Суслонгер?!» китабы тәкъдим ителде

«Казан утлары»ның баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин китап киштәсе сериясенә яхшы укыла торган әсәрләр генә керүен әйтте.

Зиннур Хөсниярның «Әтием кайда, Суслонгер?!» китабы тәкъдим ителде
Рамил Гали

Бүген «Казан утлары» журналының китап киштәсе сериясеннән чираттагы басма - Зиннур Хөсниярның «Әтием кайда, Суслонгер?!» китабы тәкъдим ителде.

«Бу «Казан утлары»ның 20нче китабы. Журнал чыгарган китапларның тиражы 50 мең данәгә якынлашып килә. Иң мөһиме, аларның 80-90 проценты кибеткә чыгуга, сатылып бетә. Суслонгер темасына бер китап чыккан иде. Ул иң күп соралган басма булды. Хәзер икенчесен чыгардык», - диде «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков.

Шамил Садыйков

Фото: © Рамил Гали

Шамил Садыйков сүзләренчә, Татарстанда бик күп кешенең язмышы Суслонгер трагедиясе белән бәйле. «Үземнең бабам да Суслонгер аркылы үткән. Һәр ике-өч кешенең әбисе, бабасы андагы хәлләрне белә. Кешегә бу вакыйгаларны уку кызыклы булыр, дип өметләнәм. Бу тема бик аянычлы булса да, без аны читләп уза алмадык», - диде «Татмедиа» генераль директоры.

«Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин китап киштәсе сериясенә яхшы укыла торган әсәрләр генә керүен әйтте. «Без шулай ук чит төбәкләрдә яшәп, иҗат итүче авторларга, бигрәк тә Башкортстанныкыларга, игътибар бирәбез. Башкортстаннан дүрт язучының китабы басылды инде. Китапларыбызның дәрәҗәсен күтәрер өчен, без Зиннур Хөснияр, Нәбирә Гыйматдинова, Шәмсия Җиһангирова, Марат Кәбиров кебек күренекле авторларның да әсәрләрен бастырабыз», - диде ул.

Рөстәм Галиуллин

Фото: © Рамил Гали

Рөстәм Галиуллин Зиннур Хөсниярның «Әтием кайда, Суслонгер?!» китабын редакция белән тетрәнеп укыганнарын әйтте. «Шулкадәр фаҗигале тормыш сурәтләнгән. Баксаң, монда Зиннур абыйның әбисе, анасы, күршеләре язмышы булган икән. Әдәбият чын кешеләр һәм чын вакыйгалар булганда гына шулай тәэсир итә», - диде «Казан утлары»ның баш мөхәррире.

Зиннур Хөснияр әсәрдәге төп геройларның, зур газаплар кичергәннән соң, бүгенге көнгә кадәр исән-сау яшәүләренә соклануын белдерде. «Рәхилә нинди генә этлекләр, нинди генә әшәкелекләр күрми. Аның һәммәсен дә укучылар үзләре укырлар, инанырлар. Болар бөтенесе тормышта булган вакыйгалар», - диде китап авторы.

Зиннур Хөснияр

Фото: © Рамил Гали

«Әтием кайда, Суслонгер?!» китабына кергән әсәр 2021 елда «Казан утлары» журналында «Мәдинәгә медаль бирәләр» исеме белән басылып чыккан булган. Яңа басманы «Татмедиа»ның барлык сәүдә нокталарында сатып алырга мөмкин.

Фоторепортаж: Рамил Гали
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100