Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Зиннур Хөснияр Шигырь бәйрәме турында: Яңа урында эшләп карарга кирәк
26 апрельдә Туган тел көнендә үткәреләсе бәйрәм чаралары программасында төп мәдәни чараларның бер ноктага - яңа Камал театры бинасы янына төйнәлгән булуы күренә. Язучы, «Сәхнә» журналының баш мөхәррире Зиннур Хөснияр моңа карата үз фикерен белдерде.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

«Яңа урында эшләп карарга кирәк. Эшләп карауның зыяны юк. Эшләп карагач, алга таба нишләргә кирәге үзе күренә ул. Эшләп карамыйча, тегеләй-болай дип куркып торасы түгел. Минем фикерем шул! Опера театры янындагы Шигырь бәйрәме үткәрә торган урын да – кеп-кечкенә тыкрык бит инде ул. Алдагысын киләчәк күрсәтер.
Рәхмәт Хөкүмәткә – татар театрына шундый затлы бина төзеделәр. Мин Шәрык клубы тарихын өйрәнәм – Апанаевлар бүләк иткән бәләкәй клубтан башланган театр бит ул, хәзер чагыштырып карасак, шаклар катарлык.
XIX гасыр ахырында – XX гасыр башында Кабан күле тирәләре җыр-музыка белән шаулап торган. Хәзерге Мәрҗани һәйкәле яныннан утырып китеп, көймәләр һәм су трамвайлары белән Түбән Кабанга тиклем барганнар. Анда Аркадий бакчасы һәм Шайтан почмагы дигән җир булган. Шунда халык рәхәтләнеп күңел ачкан. Ул РТИ заводының сул ягындагы Калиновка бистәсе турысында булган. Халык белән гөрләп торган ул урыннар.
Камал театрының яңа бинасы янында парковкалар юк, дип сөйләшәләр. Анда бару өчен, Камал театрының иске бинасы яныннан су көймәләре җибәрергә була. Җәй көне халык көймәләрдә бара ала, кыш көне Кабан өстендәге боздан җигүле атларда барып була. Кызыклы транспорт чарасы булыр иде», – ди ул.
26 апрельдә, Туган тел көнендә, 3 милли бренд – Шигырь бәйрәме, «Мин татарча сөйләшәм» фестивале һәм «Печән базары» ярминкәсенең бер урында – Камал театры янында узуына карата җәмәгатьчелек фикерен «Интертат» сайты өчен Рузилә Мөхәммәтова белеште.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз