news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зиннур Хөснияр «Сәхнә» журналының төркемнәренә 40 мең кеше язылганын әйтте

Зиннур Хөснияр «Сәхнә» журналының төркемнәренә 40 мең кеше язылганын әйтте
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Интертат» сайтының «Вконтакте» төркемендә туры эфирда уза торган «Әйтер сүз» рубрикасында «Сәхнә» журналының баш мөхәррире, язучы Зиннур Хөснияр «Сәхнә» журналының электрон версиясен 40 мең кеше карап баруын әйтте.

«40 мең азмы ул, күпме – белмим. Бу бит – татарда бердәнбер сәнгать һәм мәдәният журналы. Татарларда беркайчан да сәнгать һәм мәдәният журналы бергә чыкмаган. Бу – татар тарихында беренче мәртәбә. Моннан 100 ел элек театр журналы булган, 3 ел чыгып ала ул, аклы-каралы журнал. Татар халкы, милләт яшәгәндә, әлеге журналга ихтыяҗ һәрвакыт булачак. Сәнгать – матурлык бит инде ул. Ничек инде матурлык турында язылган журналны укымасыннар», – диде Зиннур Хөснияр.

Зиннур Хөснияр язылу буенча проблемалар булуын әйтте. Бу «Сәхнә» журналына гына түгел, гомумән бөтен матбугатка, китапларга да кагыла, диде мөхәррир. «Тираж буенча нәтиҗәләр – елдагыча. Кимү булмады», диде ул. Гыйнварда 1080 язылучы булган.

Зиннур Хөснияр газета-журналларның ерак районнарга барып җитмәвен почта хемәткәрләренең аз булуына бәйле дип саный.

«Элек һәр кечкенә авылда хат ташучы, почтальон бар иде. Хәзер алар бик аз. «Татмедиа» җитәкчелегенә рәхмәт. Алар төрле альтернатив юлларны эзлиләр. Бервакытта да «без биреләбез, җиңеләбез» дип, ике кулны күтәргән юк! Аллаһка шөкер», – диде «Сәхнә» журналының баш мөхәррире.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100