Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зиннур Хөснияр: Мәгънәсез җырларны хөрмәткә лаек артистларыбыз башкаруына күңелем әрни
«Интертат» сайтының «Вконтакте» төркемендә туры эфирда уза торган «Әйтер сүз» рубрикасында «Сәхнә» журналының баш мөхәррире, язучы Зиннур Хөснияр мәгънәсез сүзле җырларны талантлы, хөрмәткә лаек артистларыбыз халык алдына сәхнәгә чыгып башкаруына күңелем әрни, диде.
«Бүгенге көндә «татар эстрадасы» дигән проблема бар. Бу проблемага Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та игътибар итте. «Үзгәреш җиле» аның кушуы буенча үткәрелә. Рәис дәрәҗәсенә менеп җитәрлек проблема булгач, хәлләрне әйбәт дип әйтеп булмый. Уйларга һәм үзгәртергә кирәк», – диде язучы.
Хәзерге вакытта җыр текстларына игътибар юк. Күбесе хәтта татарча да түгел, ди Зиннур Хөснияр. «Кайбер җырларда мәгънә гомумән аңлашылмый. Татарларда «Җырның ертыгы булмый» дигән гыйбарә бар. Юк, бар ул ертык җырлар. Бу – наданлыкмы, әйтә алмыйм. Без мондый җырларны авторлары, башкаручыларының исемнәрен күрсәтеп, «Сәхнә» журналында биреп барабыз», – диде баш мөхәррир.
Зиннур Хөснияр үзе дә җыр текстлары, шигырьләр яза. Ул үзе «Татарстан» радиосында эшләгән чорда бу эшнең ничек оештырылганын искә төшерде. «Мин – әйбәт җырның ничек туганына шаһит булган кеше. Һәр җырны язучылар, композиторлар җыелып, яхшылап тикшерәләр иде. Көен дә, сүзләрен дә. Ошамаса, кире кайтаралар иде. Иң әйбәт җырлар гына эфирга чыкты. Шуны кире кайтарырга кирәк», – дигән фикердә.
Зиннур Хөснияр татар җырларына кагылышлы тагын бер мәсьәләгә тукталды. «Хәзер җырның көен дә, текстын да бер кеше яза, үзе үк башкара да. Алар күбәйде. Әлбәттә, мондый талантлар да бар. Ләкин алар сирәк туа. Гадәттә, алар бармак белән генә санарлык була. Ә хәзер барысы да шулай эшли. Аңлашыла инде, бу – акча белән бәйле, авторларга түлисе булмый», – ди ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз