news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зиннур Нурмөхәммәтовның тавышы чиста, очып китәргә торган кош кебек иде – Равил Шәрәфиев

Татар филармониясендә Татарстанның халык артисты Зиннур Нурмөхәммәтовны искә алдылар.

(Казан, 9 ноябрь, “Татар-информ”). Исән булса, танылган җырчы, Татарстанның халык артисты Зиннур Нурмөхәммәтовка бу елның 11 декабрендә 75 яшь тулган булыр иде. Шул уңайдан 9 декабрьдә Татар филармониясенең Кече залында җырчыны искә алу кичәсе узды, дип хәбәр итә филармониянең матбугат хезмәте.

Кичә «Зиннур Нурмөхәммәтов җырлый» дигән фильм-концерт һәм Татарстан телевидениесе фондындагы язмаларга нигезләнгән сюжеттан башланып китте. Тамашачылар хәтерендә җырчының атаклы җырлары яңарды, күз алдыннан бер-бер артлы ул җырлаган, уздырган концертлар узды.
Татарстанның халык артистлары Флюра Сөләйманова, Гөлзада Сафиуллина, Римма Ибраһимова, Кирам Сатиев, Лидия Әхмәтова, Георгий Ибушев, Равил Шәрәфиев, Фәрит Хатыйпов, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Клара Таҗиева, Татарстанның атказанган артистлары Виктор Шәрәфетдинов, Зәйтүнә Яруллина, җырчы Зөфәр Сафин Зиннур Нурмөхәммәтов турында истәлекләре белән уртаклаштылар, аның рухына җырлар башкардылар. «Андый уникаль, чиста тавыш табигатьтән биз азларга гына бирелә. Төрле сәбәпләр аркасында тавышларын харап иткән җырчылар да бар. Ә Зиннур тавышын бик саклады. Чип-чиста, очып китәргә торган кош кебек тавышлы иде ул. Тавышын шул килеш алып та китте”, - дип сөйләде Равил ага Шәрәфиев. Коллегалары Зиннур Нурмөхәммәтовның кешелеклелеген, кояш кебек якты кеше икәнлеген кабат-кабат искә алдылар.



Җырчының хатыны, озак еллар сәхнәдә оригиналь жанрда эшләгән Татьяна Романова, кичәдә катнашкан һәркемгә рәхмәт белдереп: «Сез мине һәрчак аңлап, һәрчак ярдәм итеп торасыз. Мөмкин кадәр ешрак очрашыйк, арадан киткәннәр турында истәлекләр уртаклашыйк, исән булганда бер-беребезнең кадерен белик. Тагын биш елдан Зиннурның тууына 80 ел тула. Ул чакта да һәммәбез исән-сау булыйк» - диде.
  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100