news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зиннур Мансуровка төрки әдәбият дөньясының иң зур бүләген тапшырдылар

“Төрки әдәбиятта ел шәхесе” премиясен татар шагыйренә ТӨРКСОЙ җитәкчесе тапшырды.

(Истанбул, 18 апрель, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Бүген Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе шагыйрь Зиннур Мансуровка төрки дөньяның зур бүләген тапшырдылар.

Евразия язучылар берлегенең “Төрки әдәбиятта ел шәхесе” премиясе 2018 елның төрки мәдәният башкаласы Кастамонуда үтүче IX төрки дөнья әдәбият журналлары конгрессының ачылу тантанасында тәкъдим ителде. Әлеге олуг бүләкне татар әдибенә ТӨРКСОЙ халыкара төрки мәдәният оешмасы җитәкчесе Дүсән Касеинов һәм Евразия язучылар берлеге рәисе Якуп Өмәроглу тапшырды.

Зиннур Мансуров кунакларны сәламләп, оештыручыларга һәм тантанага катнашучыларга рәхмәтен җиткерде. “Татарстанда да миңа төрле премияләр тапшырылып тора. Әмма шулар арасында минем өчен монысы иң мәртәбәлесе. Язучы өчен төрки дөньяга танылу – зур дәрәҗә. Шунлыктан “Төрки әдәбиятта ел шәхесе” премиясе минем өчен бик кадерле”, - диде ул. Аның бу сүзләре көчле алкышларга күмелде. “Моннан соң алдагы гомер елларымның һәрберсен “Зиннур Мансуров елы” игълан итәм һәм аны аклармын дип өмет итәм”, - дип дәвам итт ул.

“Бирегә язучылар җыелган. Аларның һәрберсенең артында зур халыклар тора. Әгәр без бергә, бердәм булсак, зур көч тәшкил итәбез. Язучылар бергә хәрәкәт итсә, берлегебез көчле булыр. Дөньяда һәр төрле багланышның тамырында рухи нигез ята. Рухи мөнәсәбәтләр зәгыйфь булса, башка элемтәләр дә зәгыйфьләнә. Бу нисбәттән, соңгы елларда мәдәни багланышларның көчәюендә ТӨРКСОЙ оешмасының тырышлыгы зур. Шулай ук Евразия язучылар берлеге дә кардәш халыклар арасын якынайту буенча эшчәнлек алып бара. Килчәктә дә бергә-бергә яшәргә, эшләргә язсын”, - дип, чыгышын “Бөеклеккә чакыру” шигыре белән тәмамлады.

Тантанага Азәрбайҗан, Башкортстан, Татарстан, Дагыстан, Гагаузия, Ирак, Иран, Карачай–Балкар, Казахстан, Кыргызстан, Кырым, Косово, Македония, Төньяк Кипр, Үзбәкстан кебек илләрдә нәшер ителүче 17 журналның баш мөхәррирләре катнашты.

Мәгълүм булганча, 2017 елның төрки дөнья мәдәнияте башкаласы Төркестанда үткәрелгән Төрки дөнья әдәби журналларының конгрессында Татарстан шагыйре, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Зиннур Мансуров “2018 елның әдәбият кешесе” итеп игълан ителгән иде. Бу нисбәттән Евразия берлеге тарафыннан нәшер ителә торган “Кардәш каләмнәр” (Kardeş Kalemler) җурналының 133 нче, ягъни, быелгы беренче саны милләттәшебез, танылган шагыйр Зиннур Мансуровка багышланды. Анда әдипнең тәрҗемәи хәле һәм 20гә якын шигыре төрек телендә басылды. Шулай ук төрки телләрдә чыгучы башка әдәби басмалар да үзләренең шигърият сәхифәләрендә Татарстанның халык шагыйре З.Мансуровның иҗатын таныттылар һәм бу гамәл ел ахырына кадәр дәвам итәчәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100