Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зиннур Мансуров: Татарлар да, казахлар да ахырзаманда китап бастыру белән мәшгуль булыр
Габдулла Тукай әдәби музеенда Казахстан Республикасы Семей (Сәмәй) шәһәренең Абай исемендәге өлкә китапханәсе «Абай исемендәге китапханәнең китап раритетлары» дигән китап экспозициясен тәкъдим иткән иде. Кичәдә Татарстанның халык шагыйре, Тукай премиясе иясе Зиннур Мансуров та чыгыш ясады.
«Ислам шәригатендә шундый күрсәтмә бар: дөнья бетеп барганда да, ахырзаманда да агач утырт, дигән. Күреп торам: без – казахлар да, татарлар да китаплы халык. Мөгаен, без ахырзаманда да китап чыгару, бастыру белән мәшгуль булырбыз. Бу күркәм чара да шуны раслап тора. Безгә никадәр истәлекле китаплар алып килгәннәр! Татарстан Язучылар берлеге исеменнән Казахстан Республикасы һәм Алтай өлкәсе хакимияте җитәкчелегенә игелекле, саваплы гамәл оештырган өчен ихлас күңелдән рәхмәт әйтәм», – диде ул чыгышында.
Аның әйтүенчә, Татарстаннан Казахстанга элек-электән мөгаллимнәр, китаплар, дәреслекләр җибәргәннәр. «Хәтта кызлар-киленнәр җибәргәнбез. Минем үземнең дә казах җизнәм бар. Чыннан да, китап безне бүген дә берләштереп яши. Татарны да, казахны да әлмисахтан бирле китап озатып килә, диләр. Тукаебыз: «Коръәне хәдис тә кыямәт барачак», – дигән. Бу бик тә күп мәгънәле тәкъбир. Безнең аңлавыбызча, басма китап ахырзаманга кадәр барачак. Әлбәттә, электрон китабы да булыр», – диде халык шагыйре.
«Аллаһы Тәгалә адәм балаларын кавемнәр итеп яраткан һәм бер-берсе белән аралашып, бер-берсен баетышып яшәргә кушкан. Без, Аллаһка шөкер, казахлар белән борынгы заманнардан бирле кан-кардәшләр булып яшибез. Безгә хәтта тылмач та кирәк түгел. Без бер-беребезне ничек баетышабыз? Без Татарстаннан Казахстанга куй көтүләре җибәрәбезме, әллә Казахстан безгә ат көтүләре җибәрәме? Шөкер, бездә куйлар да, атлар да җитәрлек. Баетышып яшәү дигәндә Аллаһы Тәгалә рухи кыйммәтләрне беренче планга куйган», – диде Зиннур Мансуров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз