Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зиннур Мансуров: Гаяз Исхакый исемендәге фонд булдырырга кирәк
Татарстанның халык шагыйре, атказанган сәнгать эшлеклесе Зиннур Мансуров Чистай шәһәренең Ислам үзәгендә оештырылган «Яңарыш хәбәрчесе – заман һәм традицияләр» түгәрәк өстәлендә җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, язучы Гаяз Исхакый исемендәге фонд булдырырга тәкъдим итте.
«Татар халкы бүгенге көн белән генә түгел, киләчәккә карап яшәргә тиеш. Мөһаҗирлектә гомер кичергән татар зыялылары бар. Алар арасында җәмәгать эшлеклеләре, әдипләр бар. Саный башласаң, күп. Кызганыч, үсеп килә торган яшь буын аларның күбесен белми. Шуңа күрә түгәрәк өстәл исеменнән тәкъдим кертәм: мөһаҗирлектә яшәгән татар зыялыларының Гаяз Исхакый исемендәге фондын булдырырга кирәк. Бу – район күләмендә түгел, республика күләмендә эшләнә торган әйбер», - диде ул.
Ул теләсә кайда булган шушы шәхесләргә бәйле документларны фондка җыярга кирәклеген әйтте. «Татарның тарихы яндырылган, урланган, бозып язылган. Без киләсе биш еллыкта шундый фонд булдырыйк, тарихыбызны шушы шәхес тирәсендә җыярга кирәк. Бу – безнең стратегик бурычыбыз. Шушы фондны булдырсак, татар милләте тагын бер башка күтәрелеп китәчәк», – диде Зиннур Мансуров.
«Аллаһка шөкер, халкыбызда мондый шәхесләр байтак. Шулар арасында Гаяз Исхакый бөтенләй аерылып тора. Халкыбызны ул халыкара масштабка күтәргән шәхес. Әдәби эшчәнлегенең юнәлешләрен генә карагыз: роман, повесть, хикәяләр, публицистика, сәяси-иҗтимагый эшчәнлеге – бер кеше гомере. Ул безнең дәүләтчелегебезнең модельләрен тәкъдим иткән, көрәшкән, Россия күләмендә съездлар үткәргән, дистәдән артык газета-журналларның башында торган. Башка милләттә мондый шәхесләрне белмим», - диде язучы.
Зиннур Мансуров фикеренчә, Гаяз Исхакый тиз генә лаеклы бәясен ала алмаячак. «Әмма һәрберебезгә фидакярләрчә эш итәргә кирәк. Һәрберебез эшләргә тиеш», - дигән фикердә ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз