Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зиннур Хөснияр – Безнең журналларны укып, берничә буын тәрбияләнде
“Сәхнә” журналы “Иң оста шигырь укучы” бәйгесенә йомгак ясады.
(Казан, 29 апрель, “Татар-информ”). 28 апрельдә “Сәхнә” журналы редакциясендә “Иң оста шигырь укучы” бәйгесендә җиңүче балаларны котладылар. Әлеге конкурс март аенда игълан ителгән иде. Бәйгенең сайлап алу этабы бер ай дәвам итте. Конкурска республикабызның төрле районнарыннан 50 гә якын эш тәкъдим ителде. Бу хакта “Сәхнә” журналы хәбәр итә.
Конкурсның беренче өлешендә, тавыш бирү ярдәмендә, иң оста шигырь сөйләүчеләр билгеләнде. Соңыннан жюри әгъзалары сайлап алынган тел осталарын үз таләпләреннән чыгып бәяләде. Яшь үзенчәлекләренә карап, җиңүчеләр берничә номинациядә билгеләнде.

3-6 яшьлек балалар арасында 1 нче урынны Казан шәһәреннән Данияр Рәхимуллин алды.
7-10 яшькәчә балалар арасында 1 нче урынга Әлмәт шәһәреннән Айзат Хәсәнов лаек дип табылды.
11-15 яшьлек балалар һәм яшьүсмерләр арасында беренчелекне Казаннан Илүсә Камалиева яулады.
16-20 яшькәчә яшьләр арасында Азнакайдан Салават Латыйпов беренче булды.
Балаларны һәм яшьләрне “Сәхнә” һәм “Салават күпере” журналларының баш мөхәррире Зиннур Хөснияр котлады.
“Сәхнә” журналының чыга башлавына быел - 15, ә “Салават күпере”нә 30 ел тула. Бу вакыт эчендә, әлеге журналларны укып, берничә буын тәрбияләнде. Журнал хезмәткәрләре балалар белән һәрвакыт элемтәдә тора, төрле чаралар үткәрәбез, - дип башлады мөхәррир сүзен. -. Күптән түгел генә “Сәйяр” мәктәп театр коллективлары фестивале тәмамланды. Редакция әлеге матур гадәтне быел да дәвам иттерергә уйлый.
“Сәхнә” журналында һәм сайтында шулай ук күп бәйгеләр оештырыла. Әлеге вакытта “Яраткан артистым” рәсем бәйгесенә эшләр кабул итү бара, тиздән биючеләр өчен конкурс тәкъдим ителәчәк. Болар барысы да үсеп килүче яшь буында телебезгә, мәдәниятебезгә карата мәхәббәт уяту, яңа талантлар ачу, сәләтле балаларыбызны тагын да үстереп җибәрү, халыкка таныту максатыннан оештырыла”, – дип тәмамлады сүзен баш мөхәррир Зиннур Хөснияр.
Килгән кунаклар бу бәйгедә бик теләп катнашуларын, оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ә балалар, рәхәтләнеп, Шүркә белән күңел ачты, тәм-томнар белән сыйланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз