news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зиннур Хөснияр балалар әдәбиятын үлем хәлендә дип саный

Аның фикеренчә, Габдулла Тукай гына балалар әдәбиятын коткарып кала алмый.

Зиннур Хөснияр балалар әдәбиятын үлем хәлендә дип саный
Рамиль Гали

(Казан, 26 февраль, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Язучы, “Салават күпере” балалар журналын нәшер итүче Зиннур Хөснияр бүгенге татар балалар әдәбиятын үлем хәлендә дип бәяләде. Бу хакта ул бүген “Татар-информ”да узган түгәрәк өстәлдә әйтте.

“Җәмәгать, безнең балалар әдәбияты үлем хәлендә. Дөрес, мин бу сөйләшү була дигәч, кичә Татарстан китап нәшрияты кибетенә кереп чыктым. Китаплар күп. Русчалар бигрәк тә. “Ярый әле син бар” дип, Тукайга да рәхмәт әйттем. Әмма бер Татарстан китап нәшрияты гына, Габдулла Тукай гына балалар әдәбиятын коткарып кала алмый”, - диде ул.

Язучы түгәрәк өстәлгә махсус әзерләнеп, яңа чыккан китапларга анализлар ясап килгән. Китапның исемен һәм авторын әйтмичә генә ул берничә шигырь укыды.

“Чыгып барганда бүлмәдән
Әйтте пышылдап абый:
Әле ярый диварларда
Юыла торган обой”. Бу нәрсә, йә? Менә бу шигырь. Балаларга кызык түгел бу.

Икенчесе: “Менә хәзер без бергә
Әүмәкләшеп карда
Рәхәтләнеп уйнарга
Чыгыгыз әле, әйдә”.

Өченчесе: “Бакчага да, мәктәпкә дә
“Иртәрәк кил син”, диләр
“Соңга калу - тәртипсезлек
Балалар белсен”, диләр”.

“Менә бу яңа китаплар. Мин бу шигырьләрне аңламадым. Бу – балалар әдәбиятының сыйфаты. Ләкин без балалар әдәбиятында гадәттән тыш хәлләр департаменты ачмасак, бетәбез. Балалар бетә икән, без нигә кирәк?” – диде Зиннур Хөснияр.

Аның фикеренчә, дөньяда иң күп китап укучылар – балалар, икенче чиратта пенсионерлар. Аларга сыйфатлы шәп китаплар чыгарырга кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100