Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зиннәтулла Билалетдинов «Ак Барс»ның баш тренеры вазифасыннан китәргә карар кылды
Зиннәтулла Билалетдинов «Ак Барс» хоккей клубының баш тренеры вазифасыннан китә. Бүгенге йомгаклау матбугат конференциясендә ул шулай дип белдерде. Аның билгеләп үтүенчә, бу позиция өчен бик күп көч кирәк һәм ул башка вазифа башкарырга, әмма хоккейда калырга тели.
«Шуны әйтәсем килә, мин күп еллар тренер булып эшләдем һәм бу эш миңа ошый. Әмма баш тренер булып эшләү күп көч, хис-кичерешләр таләп итә, бу – зур җаваплылык. Шуңа күрә мин хоккейда башка ниндидер форматта эшләрмен дип уйлыйм. Өстәвенә, бездә килешү бар, клуб белән барысы да башта ук планлаштырылган иде», - диде Зиннәтулла Билалетдинов.
Билалетдинов «Ак Барс»ка өченче тапкыр 2022 елның декабрендә кире кайтты. Башта ул баш тренер вазифаларын башкаручы сыйфатында Олег Знарокны алыштырды, аннары, команданы рәсми төстә кабул итеп, 2022/2023 елгы сезонны төгәлләде. Аның җитәкчелегендә «Ак Барс» 2023 елда Гагарин Кубогы финалына барып җитте, анда җиде матч нәтиҗәләре буенча Мәскәүнең ЦСКА командасына оттырды (сериядә 4-3).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз