Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зиннәтулла Билалетдинов «Ак Барс» хоккей клубының яңа сезонга әзерлеге хакында сөйләде
«Ак Барс» хоккей клубының баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов ачык күнегүләрнең нәтиҗәләре буенча журналистлар белән аралашканда команданың яңа сезонга әзерлеге хакында сөйләде. Бу хакта «ТИ-Спорт» порталы хәбәр итә.
«Физик халәте ничек дисезме? Барлык егетләр дә яхшы ял итте, сезонга оптималь халәттә кире кайтты дип уйлыйм. Күнегүләр дә аларның яхшылап әзерләнүен күрсәтә. Боздагы һәм җирдәге күнегүләр төрлечә уза. Әмма, тулаем алганда, команда әзер», - дип искәртте Билалетдинов.
Моннан тыш, Зиннәтулла Хәйдәр улы команданың яңа уенчылары Дмитрий Яшкин һәм Дамир Җәфәровка бәя бирде.
«Алар икесе дә бик яхшы уенчы. Тегесе дә, монысы да гол кертә белә. Тагын яңа уенчылар булырмы? Бездә һөҗүмчеләр тулы комплект дип саныйм. Саклануга килгәндә, бу мәсьәлә әле һавада эленеп тора. Эшне дәвам итәчәкбез», - диде Билалетдинов.
Элегрәк «Ак Барс» звеноларының беренче составлары билгеле булган иде. Яшкин - Вадим Шипачев һәм Дмитрий Кагарлицкий, ә Җәфәров Александр Радулов һәм Илья Сафонов белән бер звенода күнекмәләр үткәрә.
Үз чиратында, «барсларның» форварды Артем Галимов күнегүләрдә катнашмый.
Искәртеп узабыз, быелгы җәйдә беренче иптәшләрчә матчны казанлылар 4 августта Әлмәттә «Нефтяник» белән үткәрәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз