news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зиннәтулла Билалетдинов «Ак Барс» клубы белән килешүне озайтты

Зиннәтулла Билалетдинов «Ак Барс» белән яңа килешүгә имза куйды. Бу хакта Казан клубының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Билгеләп үтелгәнчә, белгечнең «барслар» белән килешүе 2023/24 еллар сезонына исәпләнгән.

Искәртик, Билалетдиновның «Ак Барс» белән элеккеге килешүе 2022/23 еллар сезоны тәмамланганнан соң гамәлдән чыкты.

Узган сезонда Казан спортчылары 68 яшьлек белгеч җитәкчелегендә Гагарин Кубогы финалына кадәр барып җитте, анда җиде матчлы сериядә 3:4 исәбе белән ЦСКА командасына оттырдылар.

Элегрәк «Ак Барс» Билалетдинов белән Суперлига чемпионы булды (2006 ел), өч Гагарин кубогы (2009, 2010 һәм 2018), Европа чемпионнары кубогы (2007), шулай ук Континенталь кубок (2008) отты.

news_right_1
news_right_2
news_bot