news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зиннәтулла Билалетдинов Йолдызлар матчында Харламов дивизионын җитәклиячәк

Континенталь хоккей лигасы спорт тамашасына баш тренерларны билгеләде.

Зиннәтулла Билалетдинов Йолдызлар матчында Харламов дивизионын җитәклиячәк
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 11 декабрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Олег Знарок (СКА), Игорь Никитин (ЦСКА), Зиннәтулла Билалетдинов (“Ак Барс”) һәм Андрей Скабелка (“Авангард”) Континенталь хоккей лигасының 2018 елгы Йолдызлар матчындагы командаларның баш тренеры вазифасын башкарачак. Бу хакта КХЛның рәсми сайты җиткерә. Спорт тамашасы 13-14 гыйнварда Астанада үтә.

Олег Знарок – Бобров, Никитин – Тарасов, Билалетдинов – Харламов, Скабелка – Чернышев дививизионы белән җитәкчелек итәчәк. Аларның ярдәмчеләре якын арада билгеле булачак.

Исегезгә төшерәбез, Йолдызлар матчында катнашачак уенчылар исемлеге ачыкланды инде. “Ак Барс”ның өч уенчысы – капкачы Эмиль Гарипов, сакчы Андрей Марков һәм һөҗүмче Владимир Ткачев, шулай ук “Нефтехимик” командасы капкачы Илья Ежов белән һөҗүмчесе Дэн Секстон Йолдызлар матчында катнашу өчен Харламов дивизионы составына кертелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot