news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зиннәтулла Билалетдинов: Яхшы уйнавыңны көн саен исбатларга кирәк

"Ак Барс" командасы баш тренеры җиңүнең җиңел бирелмәвен җиткерде.

(Казан, 4 октябрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). “Югра” командасына каршы уңышлы уеннан соң (3:1), “Ак Барс” командасы баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов матбугат конференциясендә үз уенчыларына бәя бирде.

“Уен гади генә булмады. Командалар яхшы уйнады. Җиңүгә ирешә алуыбыз яхшы. Егетләр тиешенчә эшләде”, – диде Зиннәтулла Билалетдинов.

Баш тренер бүген уңышка ирешкән һөҗүмче Станислав Галивның да күплектәге уенына бәя бирде.

“Күплектә яхшы уйнавыңны көн саен исбатларга кирәк. Даимилек булырга тиеш, ә бер тапкыр гына түгел. Күплектә яхшы уйный алуын исбатласын, голлар кертсен”, – диде Билалетдинов.

Команданың баш тренеры журналистларның, легионерларны күздә тотып: “Бер уенда яхшы уйнасалар, икенчесендә уеннары күренми”, – дигән фикере белән килешмәде. “Алар үз эшләрен башкара”, – дип җавап бирде Билалетдинов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100