news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зиннәтулла Билалетдинов тренер буларак ил чемпионатында 1000 матч уздырды

Әлеге санга тыныч карадым, диде уеннан соң "Ак Барс" командасының баш тренеры.

(Казан, 12 март, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Кичә Омскида узган "Авангард" – "Ак Барс" командалары очрашуы кунакларның баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов өчен истәлекле булды. Казан командасына сериядә икенче җиңү китергән (2:0) уен 61 яшьлек остаз өчен ил чемпионатында баш тренер буларак уздырган 1000 нче матч булды.

Юбилей матчы булгангамы, җиңү китергән алкадан соң Зиннәтулла Билалетдинов тагын да ныграк сөенде кебек. Дөрес, остаз моны үзенчә аңлатты.

"Юк, андый әйберләргә тыныч карыйм. Бу безнең эш. Ә гол – гол инде ул, алка кертсәк һәрчак сөенәм", – диде Зиннәтулла Билалетдинов бу хакта.

Сүз уңаеннан, Зиннәтулла Билалетдинов ил чемпионатында 1000 матч уздырган бишенче тренер булып тарихка керде. Аңа кадәр әлеге чикне Валерий Белоусов (1302), Владимир Крикунов (1207), ВикторТихонов (1174) һәм Геннадий Цыгуров (1058) узган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100