news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зиннәтулла Билалетдинов – Татарстан Республикасында 2018 елның иң яхшы тренеры

Бүләкне “Ел спортчысы” чарасында тапшыру планлаштырылган иде, әмма “Ак Барс” остазы матч сәбәпле анда була алмады.

Зиннәтулла Билалетдинов – Татарстан Республикасында 2018 елның иң яхшы тренеры
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 17 декабрь, “Татар-информ”, Артур Шипилов). Казан “Ак Барс”ы баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов Татарстан Республикасында 2018 елның иң яхшы тренеры булды.

Бүләкне тапшыру тантанасы Идел буе академиясе концерт залында узды. Әмма казанлыларның остазы үзе анда катнаша алмады. Сәбәбе – бүген кич аның уенчылары КХЛ даими чемпионаты матчында Екатеринбург “Автомобилист”ы белән очраша.

“Ак Барс” шулай ук “Зенит-Казан” волейболчылары белән Татарстанның иң яхшы спорт клубы исемен алды.

Хатын-кызлар арасында иң яхшы тренер исеменә Казан олимпия резервы училищесының волейбол буенча өлкән тренеры, Олимпия чемпионкасы, Европа чемпионкасы, Дөнья кубогы призеры, СССРның атказанган спорт мастеры Светлана Сафронова лаек булды.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot