Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зиннәтулла Билалетдинов: Озын тәнәфестә плей-оффка әзерләнәбез
"Ак Барс" командасы баш тренеры ЦСКАга каршы уенга карата үз бәясен бирде.
(Казан, 23 гыйнвар, “Татар-информ”). “Ак Барс” – ЦСКА командалары уены аренага килгән һәр кешенең күңеленә хуш килерлек булды. “Ак Барс” командасы баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов уеннан соң уздырылган матбугат конференциясендә шундый фикер җиткерде.
“Уенчылар зур тырышлык күрсәтеп, бирелеп уйнады. Ике команда да җиңәргә теләде. Кагыйдә бозуларның күп булуы гына, билгеле... Тулаем алганда, хоккей матчны карарга килгән һәр кешегә ошагандыр. Алар канәгать калгандыр”, – диде Билалетдинов.
Баш тренер команда капитаны Александр Свитовның уенына да үз бәясен бирде.
“Кайвакыт составка эләкмәвеме? Ул имгәнү сәбәпле генә составка эләкми. Аның командадагы роле бик зур – аңа карата сораулар юк, команданы үз артыннан алып бара”, – диде Зиннәтулла Билалетдинов.
Олимпиада уңаеннан игълан ителгән озын тәнәфес турында сорагач, Зиннәтулла Билалетдинов: “Эшләячәкбез. Плей-оффка әзерләнәбез”, – дип белдерде.
Исегезгә төшерәбез, “Ак Барс” бүген үз бозында ЦСКА командасын отты (6:4).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз