news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зиннәтулла Билалетдинов: Овертаймдагы җиңү – шулай ук җиңү

"Ак Барс" командасы баш тренеры "Северсталь" хоккейчыларына каршы уенда ялгышлыклар булуын яшерми.

(Казан, 14 сентябрь, "Татар-информ"). Казанның "Ак Барс" хоккей командасы баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов "Северсталь" хоккейчыларына каршы уеннан соң (2:1) уздырылган матбугат конференциясендә матчка карата үз фикерен җиткерде.

"Барлык уеннар да яхшы бара. Бүген дә уен начар булмады. Шулай да һөҗүмне төгәлләү белән бәйле сораулар бар әле. Ничек кенә булмасын, овертаймдагы җиңү – шулай ук җиңү. Без моңа шат. Хәл итәсе сораулар бар, без аларны төзәтербез", – диде Зиннәтулла Билалетдинов.

Баш тренер шулай ук Эмиль Гарипов саклаган капкага кертелгән бердәнбер голга карата да фикерен җиткерде.

"Анда ялгышлар булды. Кемнең ялгышуы мөһим түгел", – диде Билалетдинов.

news_right_1
news_right_2
news_bot