Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зиннәтулла Билалетдинов: «Металлург» – катлаулы көндәш, лаеклы уен күрсәтергә кирәк
«Ак Барс» командасы баш тренеры Магнитогорскига кузгалыр алдыннан фикерләре белән уртаклашты.
(Казан, 22 март, «Татар-информ», Фәрит Салихов). 24 март көнне Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Магнитогорскида «Металлург» командасына каршы Гагарин кубогы өчен көрәштә Көнчыгыш конференциянең ярымфинал сериясен башлый. Бүген команда ачык күнегүләр уздырды, ә «Ак Барс»ның баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов журналистларның сорауларына җавап бирде.
«Күнегүләрдә нәрсәгә басым ясыйбыз, дигәндә, бер сүз белән генә әйтә алам: әзерләнәбез. Көндәшкә каршы торыр өчен, бар булган кирәкле эшләрне башкарабыз. «Металлург» – катлаулы көндәш, аның белән лаеклы уйнарга кирәк», – диде Зиннәтулла Билалетдинов.
«Металлург»ның бүгенге төп көче: Данис Зарипов – Ян Коварж – Сергей Мозякин өчлеге. Баш тренердан аларны ничек туктатырга җыенулары хакында да сораштык.
«Безнең вакыт бар әле. Уйларбыз», – дип җавап бирде остаз.
Шул ук вакытта «Ак Барс» командасы капитаны Александр Свитовның «Авангард»ка каршы соңгы уенда гына түгел, бүгенге күнегүләрдә дә күренмәве берникадәр борчу тудыра.
«Әлегә ул безнең белән бозда шумый. Калганын вакыт күрсәтер. Һәрхәлдә, ул безнең белән Магнитогорскига очачак. Капитан бит ул! Башкача була да алмас иде», – дип, сорауга әзме-күпме ачыклык кертте Билалетдинов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз