news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Зиннәтулла Билалетдинов: Капкачы ялгышымы? Төрле хәл була
Баш тренер бүгенге җиңүнең мөһимлеген билгеләп үтте.
Скопировать ссылку
(Казан, 28 август, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). “Ак Барс” командасы баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов “Амур”га каршы уеннан соң (2:1)матбугат конференциясендә матчка карата үз фикерен белдерде.
“Көндәш команда бик яхшы уйнады. Безгә гадәттәгечә җиңел булмады. Без өченче периодка таба кыза төштек. Күбрәк мөмкинлекләр тудыру яхшы булыр иде. Шулай да, нәтиҗә бар, егетләргә рәхмәт – җиңә алдылар. Бу мөһим”, – диде Зиннәтулла Билалетдинов.
Ул команда капитаны Александр Свитовның уеннан куылуына карата җавап итеп, төрле хәл була, ни булган шул булган, дип кенә җавап бирде. Капкачыны да яклап чыкты.
“Гарипов керттергән голмы? Нәрсә ишетергә телисез соң? Төрле хәл була”, – диде баш тренер.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot