Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зиннәтулла Билалетдинов: Кәефебез шундый иде...
"Ак Барс" хоккей командасы баш тренеры сезонда иң зур исәп белән җиңүгә китергән матчка бәя бирде.
(Казан, 21 октябрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). “Ак Барс” хоккей командасы баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов Чиләбенең “Трактор” командасына каршы уеннан соң (7:1) уздырылган матбугат конференциясендә сезонда иң зур исәп белән җиңүгә китергән матчка бәя бирде.
“Беренче период безнең тарафтан агрессив булды, яхшы алкалар керттек. Кәефебез шундый иде... Безгә нәкъ менә шул рәвешле уйнарга кирәк иде”. – диде Зиннәтулла Билалетдинов.
Баш тренер сүзләренчә, беренче периодта 6 гол керткәннән соң да уенчыларны рухландыру кыен булмаган.
“Хоккейчылар без теләгәнчә эшләде – баштан азакка кадәр уйнадылар. Тәртип аксамады”, – диде Билалетдинов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз