news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зиннәтулла Билалетдинов: Ил башлыгы Уеннарда катнашырга рөхсәт биргән икән сорау туа алмый

"Ак Барс" хоккей командасы тренеры бүгенге уеннан соң Олимпиадага кагылышлы сорауга кыска гына җавабын бирде.

Зиннәтулла Билалетдинов: Ил башлыгы Уеннарда катнашырга рөхсәт биргән икән сорау туа алмый
Ильнар Тухбатов

(Казан, 6 декабрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Үз бозында СКА хоккейчыларына оттырганнан соң, “Ак Барс” командасы баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов үз уенчыларын тәнкыйтьләмәде.

“Яхшы уен булды, тамашачылар канәгать калгандыр. Командалар яхшы хоккей күрсәтте, шуңа да ялгышлар турында сөйләү урынсыз”, – диде Билалетдинов.

Баш тренер өченче периодта команданың һөҗүмнәр оештыра алмавын көндәшнең көчле булуы белән бәйләп аңлатты.

“Без көчле командага каршы уйнадык, алар һөҗүм дә итә һәм саклана да белә. Сакчы Михаил Сидоровның ялгышуымы? Яшь уенчы бит әле, кайвакыт ялгыша. Икенче гол вакытында Василий Токранов та ялгышты – төрле хәл була”, – диде ул.

Зиннәтулла Билалетдиновның Россия хоккейчыларының нейтраль әләм астында Олимпиадада уйнауларына карата да фикерен ишеттек.

“Ил башлыгы катнашырга рөхсәт биргән икән, сорау туа алмый”, – диде Билалетдинов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100